Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Чит ил машинасы, юл кырына төшеп китеп, урман полосасына кергән

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Буа районында чит ил машинасы, юлдан төшеп китеп, урманга кергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген көндез килгән.

“Шевроле Кобальт”автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль агачка бәрелү аркасында нык җимерелгән һәм бер ягына ауган.

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Ир-атның баш мие селкенгән һәм күкрәге имгәнгән. Хатын-кыз ике аягын имгәткән. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт урынына 11нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән һәм җимерек автомобильнең аккумляторын сүндергәннәр.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп