Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Даими җиңүләрнең сере нидә? (+фото)

Салавыч лицееның яшь инспекторлары  Яр Чаллы каласында узган “Иминлек тәгәрмәче” дигән   республика бәйгесендә катнашып, дүртенче урынны яулап кайтты.

– Призлы, әйбәт урын бу,  – ди ЮХИДИнең район буенча юл хәрәкәте иминлеге фонды  җитәкчесе  һәм дә районның яшь ЮИДлары белән турыдан-туры эшләүче Лилия Һадиева. – 57 команда арасында, Казан, Чаллы командаларыннан кала бит ул. Башта районда җиңделәр, һәм менә 3-6 сентябрь көннәрендә Яр Чаллыдан уңыш белән кайттылар.

Сүз дә юк, әлеге җиңүдә укытучылары-өйрәтүчеләре  Ранил Гыйләҗевның роле зур. Беренче елын гына түгел бит инде, ул әзерләгән балалар ел саен призлы урыннар алалар.

Чыннан да, Салавыч урта мәктәбендә ОБЖ укытучысы  буларак хезмәтен дәвам иткән Ранил Гыйләҗев инде менә 2013 елдан – балаларны “Иминлек тәгәрмәче” бәйгеләренә әзерли башлаганнан бирле уңышлар яулый. Республиканың һәм дә районның ЮХИДИ идарәсеннән алган Мактау таныклыклары бик күп. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйгегә ел саен яңа балалар әзерли Ранил. Яшь барган саен бәйге таләпләренә туры килмәскә мөмкин икән. Үткен, җитез, киң карашлы, кызыксынучан, тиз арада отып-йотып ала торган балалар белән эшли ул. Быел  егетләрдән Раиф Мөбарәкшин, Рөстәм Хамматов, кызлардан Зилә Хөрмәтуллина, Илүзә Хәбибуллина барган.

Язманың тулы варианты "Хезмәт" газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев