Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе халыкка нинди мөрәҗәгать белән чыкты?

Юлларда исән-имин йөрер өчен беренчедән...

– 2023 елның гыйнвар аенда районыбыз территориясендә матди зыян китергән 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шулар арасыннан 9ы юл кырыеннан читкә чыгып китү аркасында килеп чыкты, 4се – янәшә интервалны сакламау, 2се – тиешле дистанцияне сакламау, 7се – артка чигенгәндә бәрелү һәм 4се – бер-береңә юл бирмәү (очередность проезда).

Шушындый аварияләр килеп чыкмасын, юлларда исән-имин йөрер өчен беренчедән, юлларда йөргәндә һава торышы шартларына игътибар итеп, аларны исәпкә алып йөрергә кирәк. Көннәр бер җылытып, бер суытып алганга күрә юлларда бозлавыклар һәм колеялар барлыкка килде, бу да үз чиратында һәлакәтләрнең бер сәбәбе булып тора. Икенчедән, тәүлекнең караңгы вакытында, томан булганда яки кар яуганда машиналарны узарга чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк, шул ук вакытта машиналарны тиешле урыннарда гына узу зарур, – дип шоферларга үз киңәшләрен бирде Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәлакәт мөрәҗәгать