Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптикларның фаразлары буенча киләсе тәүлекләрдә һава торышы сизелерлек начарланачак.

Синоптикларның фаразлары буенча 26 һәм 27 декабрьдә Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак: җилнең тизлеге 21 м/с га кадәр көчәюе көтелә, көчле кар һәм буран күрү ераклыгы сизелерлек начарлану, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә, температура - 22°ка кадәр төшәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне автомобильнең техник торышына җитди карарга чакыра. «Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» таможня берлегенең техник регламентына 8 нче номерлы кушымтаның 5.5 пункты нигезендә кышкы чорда: декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияләре транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела.

Әгәр бу таләпләр үтәлми, "Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертү буенча төп нигезләмәләрнең" 11 п. нигезендә транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела. Шулай ук бер күчәрдәге көпчәкләргә төрле размердагы, конструкцияле, модельле, төрле рәсемле протекторлар, салкынга чыдам һәм чыдам булмаган, яңа һәм торгызылган, протекторның рәсеме тирәнәйтелгән һәм яңа шиналар кую тыела.

Автомобиль белән идарә иткәндә, машина йөртүчеләр юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән юл тизлегенә түгел, ә килеп туган юл шартларында иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юнәлештә хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан тыеылп калырга чакырабыз.

Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. Җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алда, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып кына йөртергә кирәк. Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә балалар өчен махсус утыргычлар кулланырга һәм 12 яшькә кадәр балаларны арткы утыргычта йөртергә киңәш итә.

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар бары тик җәяүлеләр кичүе һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына юлны аркылы чыгарга тиеш. Җәяүлеләр кичүенә аяк баскансы тукталырга, барлык транспорт чараларының туктавына һәм сезне үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Бала белән юлны аркылы чыкканда һичшиксез, аны кулга алырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы