Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ДОСААФ командасы республикада өченче

28 апрель көнне Казанда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар командалары арасында автомобиль ярышларының республика конкурсының финалы узды.

Әлеге конкурс ЮХИДИ идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелде. Анда Балтач данын яклап, ДОСААФ автомобиль мәктәбе командасы чыгыш ясады. Егетләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, автомобиль белән махсус трассада идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Шәхси зачетта Рамил Шәйхетдинов - 5нче, ә Салават Шакирҗанов 7 урын алды, Айрат Сәфәргалиев та уңышлы чыгыш ясады.

Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең егетләр өченче урынга лаек булдылар.

Аларны ихластан котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Лилия Һадиева
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика конкурсы ДОСААФ автомобиль мәктәбе командасы