Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ел башыннан бирле Татарстанда аварияләрдә 11 бала һәлак булган

2021 елның 7 аенда Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган.

Республикада «Игътибар — балалар!» дип аталган профилактика акциясе башлана, ул юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен кисәтү юнәлдерелгән.

2021 елның 7 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган. Аларда 11 бала һәлак булган, 286сы имгәнгән.

«Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре август–сентябрь айларында арта. Бу вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлларда иминлек кагыйдәләрен онытып җибәрә һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә», — дип белдерде ЮХИДИ хезмәтенең Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рушан Шакиров.

Акция барышында автоинспекторлар шоферларның балаларны автомобильләрдә ничек йөртүен, җәяүле балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне уздырып җибәрү-җибәрмәвен тикшерәчәк.

Моннан тыш, инспекторлар мәктәпләргә һәм лагерьләргә керә торган юлларны, шулай ук юл тамгаларының һәм билгеләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.

Чыганак: ТИ 

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп бала үлгән