Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Елмаюы кояш нурларына тиң

Безгә район ЮХИДИ бүлеге белән даими хезмәттәшлек итәргә туры килә. ЮХИДИ диюгә инспекторлар гына күзалланса да, район бүлегендә гүзәл ханымнар да эшли. Әлеге язмам герое Лилия Һадиева.

Сосна авылында туып-үскән Лилия ханым бүгенге көндә дә шунда гомер итә. Тормыш иптәше Рөстәм белән ике бала үстереп, әти-әниләренең алтын баганалары булып яшиләр. Лилия ханым бик тә тирә-юнен матурларга, күз явын алырлык итеп үзгәртергә ярата, бу Һадиевлар гаиләсенең ел әйләнәсе чәчәккә күмелгән тәрәз төпләреннән һәм төрле-төрле гөлләмәләр үсүче ишегалдыннан күренә. Ихласлыгы, ачык йөзе белән күпләрнең хөрмәтен казана Лилия ханым, бүгенге хезмәт урынында да кадерле хезмәткәр, үз эшенең остасы ул.

1985 елда Сосна сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Казан кооперация техникумына укырга кергән Лилия хисапчы белгечлеге буенча белем ала, райпо системасында ревизор булып эш юлын башлый. 1989 елда Түнтәр сәүдә берләшмәсенә икътисадчы итеп билгеләнә, ә 1991 елдан баш хисапчы итеп күчерелә. 1996 елның ноябрь аенда ул чактагы ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин эш буенча Түнтәр сәүдә берләшмәсенә кергәч, аларга хисапчы кирәклеген әйтә һәм Лилия аларда эшләргә теләк белдереп мөрәҗәгать итә. Шул еллардан бирле инде күпме сулар аккан, бүгенге көндә ул “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесенең Балтач бүлеге” җитәкчесе.

Биредә аңа күп төрле эшләр йөкләнгән: балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, кечкенәләрне юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү, әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплылык тәрбияләү, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балалар белән әңгәмәләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган чаралар оештыру, әти-әниләр белән очрашулар үткәрү, белем бирү учреждениеләрендә юл-транспорт хәрәкәте буенча эш торышын тикшерү, массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә булдыру. Күренгәнчә, Лилия ханымның күпчелек эше балалар белән бәйле. Бала җанлы булуы, һәрбер кыз һәм малай белән уртак тел таба алуы өчен аны кайда да көтеп алалар, ул биргән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы белемнәрен күрсәтеп, Лилия апаларыннан бүләкләр оталар. Тырыш хезмәтләренең нәтиҗәләре дә бар, район күләмендә ел саен үткәрелеп килүче конкурсларда, республика бәйгеләрендә районыбыз балалары уңышлы чыгыш ясап, чыннан да, Балтачта бу юнәлештә максатчан эш алып барылуын раслап торалар. Хезмәте балалар белән генә чикләнми, төрле категория халык белән эш алып барыла. Июль аенда районда хатын-кызлар арасында “Автоледи” конкурсы уза, ә октябрьдә өлкәннәр көне уңаеннан,  юл хәрәкәтенә багышланган “Автобабай” конкурсы уздырыла. Җиңүчеләр республика ярышларында уңышлы гына чыгыш ясап киләләр.

Без – журналистларга төрле өлкә кешеләре белән гел аралашып торырга туры килә. Шуларның берсе Лилия Һадиева булуы безне чиксез сөендерә. Үз эшен барлык нечкәлекләренә кадәр белүе, кирәк чакта файдалы киңәшләре белән ярдәм итүе аңа карата булган хөрмәт хисен ныгыта гына. Гаиләсендә үрнәк тормыш иптәше, яраткан әни, өлкәннәрне кадерләүче килен, хезмәтендә барлык район буенча кирәкле мәгълүматтан хәбәрдар Лилия ханымга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булып, йөзендәге ихлас елмаюы сүрелмичә, җәйге кояш нурларыдай балкып яшәү насыйп булса иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм