Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җәен кайсы юлларда 110 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт ителәчәге билгеле булды

Үзгәрешләр Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында кертелгән инде. Калган юлларда да кертелерме?..

  

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан трассаларының кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне тиздән 110 км/сәгатькә кадәр арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында 100 км/сәг кадәр арттырылган инде.

ЮХИДИ хезмәте шулай ук, тагын ике участокта рөхсәт ителгән тизлекне 80 км/сәгатькә арттыруны планлаштыра. Үзгәрешләр Мамадыш трактында — Интернациональ урамы киселешеннән Казанга чы гу юлына кадәр булачак. Горький шоссесында да үзгәрешләр көтелә — Залесная урамы № 118 йорттан башлап шәһәрдән чыгуга кадәр тизлек арттырылачак.

Тагын өч районда: Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләчедә М7 трассасында максималь рөхсәт ителгән 110 км тизлек белән йөрергә ярый торган участоклар барлыкка киләчәк.

Барлык үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Фото: Татарстан ЮХИДИ

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда тизлек