Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Эштән кәефләнеп кайтабыз

Нөнәгәр авылында җиңел машинаны туктаталар.

14 декабрь көнне район үзәгеннән читтә урнашкан Нөнәгәр авылы урамында кичке алтылар тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре «Лада Калина» җиңел машинасын туктаталар. Доументларын тикшергән вакытта машина йөртүчедән ят ис килүен тоеп, аны махсус приборга өрдертәләр. 

Нәтиҗәдә, прибор аның алкоголь кулланганын күрсәтә. Рәсми кәгазьләрне тутырып, шофер машина белән идарә итүдән читләштерелә. Егетнең аңлатуына караганда, ул күп түгел, кич белән 100 грамм тирәсе ак аракы кулланган. Әмма, кануннарның катгый икәнлеге, ничектер аның башыннан чыгып китә. 

Нәтиҗәдә, аның эшен караган Балтач җәмәгать суды 30 мең сум штраф түләргә һәм транспорт белән идарә итүгә хокукын бер ел да алты айга мәхрүм итәргә карар чыгарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди