Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Питрәч районында юл фаҗигасе каршы як полосага машина чыгу белән бәйле

4 нче гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Питрәч районында Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында булган.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Питрәч районының Чуча авылы янындагы юлда маңгайга-маңгай ике автомобиль бәрелешү аркасында дүрт кеше һәлак булган һәм алты кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте каршы як полосага зур тизлектә “Хенде Крета” очып чыгу аркасында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген 14.00 сәгатьтә Питрәч районында Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында булган. 35 яшьлек “Хендэ Крета” автомобилен йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыгып, 36 яшьлек йөртүчесе булган 14нче модельле “Лада”га килеп бәрелгән.

“Лада”ның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Тагын бер пассажиры Арча үзәк хастаханәсенә озатылган. “Хенде Крета” йөртүчесе һәм андагы ике пассажир шулай ук әлеге хастаханәгә җибәрелгән.

Полиция хезмәткәрләре урында эшли һәм һәлакәткә ачыклык кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп