Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фура, трактор, җиңел машина катнашындагы авариядә хатын-кыз һәлак булган

Юл һәлакәте кичә кичке алтылар тирәсендә Актаныш һәм Уразай авыллары арасында килеп чыккан.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фура, трактор һәм җиңел машина катнашындагы авариядә хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Фаҗига кичә кичке алтылар тирәсендә Актаныш һәм Уразай авыллары арасында булган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада» автомобиле трактор тагылмасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машина каршы як полосага чыгып, «ДАФ» йөк автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң юл читенә төшеп киткән.

«Җиңел автомобильнең пассажиры — 60 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Шулай ук „Лада“ның йөртүчесе дә зыян күргән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - диде авариянең шаһитлары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте