Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гомерең бетмәсә...

Шундый куркыныч һәлакәттә исән калу мөмкинме?

Бу хәл Туймазы - Бакалы автоюлының 71нче чакрымында булган. Бу хакта тулырак Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төмәнәк авылыннан ерак түгел "ВАЗ-2110" һәм «Лада Приора» автомобильләре бәрелешкән. Ике машина да зыян күргән. "Лада Приора" юлдан кюветка чыгып очкан. Шулай ук ул тагын бер машинага бәрелеп, анысы да юл кырыена килеп төшкән.

Авариядә өч кеше зыян күргән. Барысына да медицина ярдәме кирәк булган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә җимерелгән машиналардан чыгарга ярдәм иткән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтыннан.

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте