Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гомерегезне кыл өстенә куймагыз! (фото)

Балтач гимназиясе укучылары юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгән корбаннарны искә алу митингы үткәрде.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты — киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү.

Шушы датага атап, быел да Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясенең яшь инспекторлары катнашында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә митинглар узды. 

Иртән гимназия укучылары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева һәм ЮХИДИ инспекторы Владислав Волков белән берлектә бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы янында чара уздырдылар. Укучыларның кулларында шоферларга атап ясалган плакатлар иде. Төштән соң Балтач урта мәктәбенең яшь инспекторлары турыдан-туры шоферларның үзләре белән эшләде. ЮХИДИ инспекторы Владислав Волков машиналарны туктаткач, укучылар аларга буклетлар биреп, ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар көне билгеләп үтелгәне хакында әйтеп уздылар, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева һәрбер шоферга исән-имин йөрегез дигән изге теләкләрен җиткерде.

Мондый чараларга шоферлар төрлечә карый, ләкин унның тугызы барыбер дә әйткән сүзләрне исәпкә алып, юлда ул үзе генә түгеллеген уйлап, кагыйдәләрне сакларга тырыша. 

Ә инде кичен Балтач гимназиясендә 6 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре катнашында юл хәрәкәтенә бәйле чара үткәрелде. 3 команда төрле биремнәр үтәделәр, алар арасында юл билгесе уйлап табу да, юл-транспорт һәлакәтләренә кагылышлы плакат яки листовка ясау да кергән иде. Шулай ук һәрбер команда үзенең теләген язып, шар эченә тыкты һәм инде аннан шул шарны шартлатып, гомернең бер мизгел генә булуына тагын бер кат төшенде.

Юл һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу юктан гына билгеләп үтелми, көн дә республикабыз юлларында кеше гомерләре өзелә. Мондый һәлакәтләрдән соң күпләрнең тормышы икегә бүленә. Кемнеңдер сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә, ә кемнәрдер гомерлеккә инвалид булып кала. Мондый кайгы-хәсрәтне беребезгә дә күрергә язмасын. Юл хаталарны кичерми, гомерегезне кыл өстенә куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте митинг