Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гражданнарны кабул итү «тере чират» тәртибендә башкарыла.

Татарстан Республикасы автоинспекциясе гражданнарны кабул итүдәге үзгәрешләр турында хәбәр итә

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: хәзерге вакытта техник сәбәпләр аркасында дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гаризалар һәм кирәкле документларны җибәрү кыен. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарны кабул итү «тере чират» тәртибендә башкарыла.

Техник җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, гражданнарны дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша алдан язылу буенча кабул итү яңадан торгызылачак.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә кабул итү коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга юнәлтелгән барлык чараларны үтәү йөзеннән башкарылачак.

Теркәү-имтихан бүлекчәләренең эш режимнары һәм шартлары турында мәгълүмат Россия эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары рәсми сайтларында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кабул итү