Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Hyundai автобусы юл читенә төшеп киткән

Салонда 40 пассажир барган. Аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасы табиблары караган.

Кичә Түбән Кама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, көндезге дүртләр тирәсендә Чистай — Түбән Кама автомобиль юлында Hyundai автобусы юл читенә төшеп киткән. 58 яшьлек йөртүче тизлекне арттырган булган.

Соңрак билгеле булганча, салонда 40 пассажир барган. Аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасы табиблары караган, зыян күрүчеләр юк, барысы да юлда очраган транспорт чараларына утырып киткән.

Хәзерге вакытта эчке эшләр органнары авариянең сәбәпләрен ачыклый. Түбән Кама прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алган.

«Күзәтү ведомствосы йомгаклау процессуаль карарына бәя бирәчәк», — дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев