Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җиңел автомобиль бәрдереп, хатын-кыз ун метр биеклектәге күпердән егылып төшкән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән килеп чыккан.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр биеклектән егылып төшә.

67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, зыян күрүче шок хәлендә күпер астында ята, аның янында юл полициясенең ике хезмәткәре дә була. Инспекторлар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар бергәләп хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасына илтә. Аны Чистай үзәк район хастаханәсенә озаталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп