Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җиңел машина белән фура бәрелешү нәтиҗәсе 48 яшьлек шофер өчен аяныч тәмамлана

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында килеп чыккан.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Югары Ослан районында җиңел машина Казахстан номерлары белән булган фура белән бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында “Лада” каршы як полосага чыгып, Казахстан номерлары белән “ДАФ” фурасына маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 48 яшьлек җиңел машина хуҗасы Казан хастаханәсенә озатылган.

Һәлакәт урынында 122, 8нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп