Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Игътибар-балалар!» башланды

Статистик мәгълүматларга күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта.

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр ТРда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы үтә. 
Быелның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254 кеше яраланган. 
Статистик мәгълүматларга күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта. Әйтик, 2019 елның августыннан сентябренә кадәр республикада 109 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 бала һәлак булган һәм 115 бала зыян күргән. 
«Игътибар-балалар!» профилактик чарасы барышында балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозучылар, юл кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләр тикшереләчәк. Яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар, балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр үтәчәк, балаларның юлларда үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында әти-әниләр җыелышлары үткәреләчәк. 
Әти-әниләр үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балалар үзләре өчен куркыныч тудыручы урыннарда, шул исәптән юл янында да караучысыз калмауны кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәсенең 22.9 пункты нигезендә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү махсус җайланмаларны кулланып башкарылырга тиеш. Шуның белән бергә, дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус утыргычта хәтта 7 яшькә җиткәч тә йөртергә киңәш итә. 
Балтач районы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. 

Балтач района ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев