Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибар балалар!

Агымдагы елның 7 аенда Республика юлларында балалар катнашы белән 320 юл-транспорт хәлакәте булды, шуларда 11 баланың гомере өзелде, ә 338 бала тән җәрәхәтләре алды.

Агымдагы елның 7 аенда Республика юлларында балалар катнашы белән 320 юл-транспорт хәлакәте булды, шуларда 11 баланың гомере өзелде, ә 338 бала тән җәрәхәтләре алды. Шушы аварияләрнең 148е җәяүле балалар белән булып 1 бала үлде һәм 149 бала тән җәрәхәте алды бу авариялэрнең 46% тәшкил итә.  

Юл-транспорт вакыйгаларының иң еш сәбәпләре булып тубәндәгеләр тора:

  • Машина юлын юлны аркылы чыгу урыныннан чыкмау
  • Хәрәкәт иткән яки туктап торган машина яисә башка күзәтүгә комачаулык иткән башка нәрсәләр артыннан кинәт килеп чыгу
  • Кече яшьтәге балаларның урамда үзләре генә йөрүе.

127 авария балалар пассажир булган очракта һәм монда инде 8 баланың гомере өзелде, 143 бала тән җәрәхәтләре алды., димәк барлык авариянең 39,7%ы.  

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 26 августтан 9 сентябрьгә кадәр республика күләмендә традицион «Игътибар балалар» профилактик чара игълан ителде. Чара вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм детсад яннарында рейдлар оештыралачак.

Тиздән ямьле җәй айлары бетеп көз җитәчәк. Караңгы вакытта балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтарткыч элементлар булдырырга кирәк. Иң беренче балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр - без өлкәннәр, ә иң беренче чиратта әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына урнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк.   

 

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет

учрежденисенең Балтач бүлеге җитәкчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар