Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибар! «Язгы каникуллар»

23 марттан 5 апрельгә кадәр, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Язгы каникуллар» чарасы үткәрә.

Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк.


2022 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 41 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике бала һәлак булган һәм 42 бала тән җәрәхәте алган.


Җәяүле балалар катнашы белән ике айда 22 авария булып, анда 2 бала вафат булды, 21 бала тән җәрәхәте алды. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны шул килеш калды, һәлак булучы бала 1гә артты, ә имгәнүче балалар 2гә кимегән.
Агымдагы елда пассажир балалар катнашында 18 һәлакәт булган, аларда 1 бала һәлак булган һәм 20се имгәнгән (2021 елның 2 аенда 24 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала һәлак булган һәм 25е имгәнгән).

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге балалар, ә 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта балалар өчен булган, аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус креслоларда йөрергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.


Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.



Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре иминлекне тәэмин итү чаралары язгы каникуллар район ЮХИДИ бүлеге имгәнүләр