Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ике авылдаш Казан читендә бәрелешкән

Саматны җирләдек инде. Озатырга икенче Самат та кайткан иде.

14 март көнне Казан читендә куркыныч авария була. Җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешә. Кызганыч, җиңел машина рулен артындагысы һәлак була.

Әлеге ир-атларның икесенең дә исеме Самат, алар авылдашлар, җитмәсә бер сыйныфта да укыганнар икән.

– Бөтен авыл белән шаккаттык инде. Каян бер-берләрен эзләп тапкан алар. Күрәчәк инде бу. Вафат булган Самат Җиһаншин 1967 елгы, Лаеш районының Сокуры авылында яши, Самат Мияссаров 1968 елда туган, Яңа Чишмә районында яшәгән булган. Икесе дә тормыш көтә торган ир-атлар алар, – ди Аксубай районының Яңа Ибрай авылы җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров.

– Саматны җирләдек инде. Озатырга икенче Самат та кайткан иде. Бик кызганыч. Саматның урыны оҗмахта булсын.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138151/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев