Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ике машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган (+фото)

Ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, “ВАЗ-2110” машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике машинаны йөртүче дә урында ук һәлак булган. "ВАЗ-2110" машинасындагы 17 һәм 22 яшьлек ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, иномарка йөртүченең һава торышы начарлануын исәпкә алмавы да юл һәлакәтенә китергән. 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп