Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ике яшүсмернең авариядә гомере өзелгән

20нче августта иртәнге 9 сәгать 45 минутта «Әлмәт-Лениногорск» һәм «Әлмәт-Чупай» автоюллары чатында коточкыч авария булган иде.

Анда ике бала - 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малай һәлак булды. 52 яшьлек Scania фурасы шоферы юл чатында «Лада Калина»га өстенлек бирмичә, аңа килеп бәрелә. «Лада»да руль артында 47 яшьлек кеше була.
«Лада» үз чиратында «Лифан»га барып бәрелә. Ул төп юлдан килүче автомобильләргә юл бирү өчен икенче дәрәҗәдәге юлда туктап торган була. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Калина»дагы ике бала вакыйга булган урында һәлак була. Ә шофер белән пассажир хастаханәгә озатыла, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" басмасы
Чыганак: http://almet-rt.ru/tt/component/k2/item/10444

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250