Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ике йөк машинасы таптап узган...

32 яшьлек кеше юл читеннән барганда (кайбер мәгълүматлар буенча, юлны чыкканда) аны "ВАЗ-2114" шоферы бәрдергән, ә аннары...

 Кичә кич Чишмә районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Төбәк автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Чишмә - Арслан - Кыргыз-Миякә автоюлында яшь ир һәлак булган.

32 яшьлек кеше юл читеннән барганда (кайбер мәгълүматлар буенча, юлны чыкканда) аны "ВАЗ-2114" шоферы бәрдергән. Җиңел машина руле артында Әлшәй районында яшәүче 30 яшьлек ир, әлеге җәяүлене эңгер-меңгердә соң күрдем, дип белдергән.

Бәхетсез бәрелүдән юлга барып төшә, анда аны башта "Skania" фурасы, ә аннан соң "Dacia Logan" йөк машинасы таптатып узалар.

Алынган җәрәхәтләрдән ир шунда ук һәлак булган. Хәзер бу фаҗигане юл инспекторлары тикшерә, дип яза Кызыл таң.

 

 

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте