Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җиләккә барып хатынын таптата

18 июль көнне Яӊа Чишмә районында күӊелләрне тетрәндерерлек аяныч хәл була.

Үтәш авылында бергә гомер иткән олы яшьтәге пар УАЗ- «Патриот» машинасында җиләккә юнәләләр. Авылдан ерак булмаган тарлавык янында 80 яшьлек бабай әбине машинасыннан төшерә һәм бераздан борылып куям дип, артка чигенә. Әби кеше җиргә иелеп, җиләк алмакчы булдымы икән, анысы ачык түгел, әмма артка чигергән машина аны изеп китә. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында җан бирә. Бу турыда Яӊа Чишмә районы сайты хәбәр итә.
Районыбызда да хәзер җиләк җыю чоры бар. Берүк сак булсак иде, һәрвакытта уяулыкны югалтмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250