Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Имин һәм хәерле юллар сезгә», дип теләде Кыш бабай шоферларга (+фото)

2024 елда да һәркемгә имин юллар насыйп булсын!

Яңа елга керергә санаулы сәгатьләр калганда, елдагыча ЮХИДИ Кыш бабае шоферларны Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен ирештерде.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин шоферларны туктаткач, соңгылары каушап та калды, кемдер иң беренче чиратта документларын сузды, кемдер иминлек каешын тикшерде.

Ә туктатуның сәбәбе - сөенечле иде, Яңа ел белән котлап, "Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе"нең Балтачтагы бүлекчә җитәкчесе Лилия Һадиева файдалы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, Кыш бабай һәрбер шоферга юл кагыйдәләрен үтәп йөреп, 2024 елда да имин юллар насыйп булсын, дип теләде. Шоферлар мондый котлау сүзләренә бик сөенеп, үзләре дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.

Ел да үткәрелүче мондый чара сирәк шоферларга гына бүләк насыйп итсә дә, юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән басып торган Кыш бабайны күреп, күпләр кычкыртып - сәламләп узды. Кыш бабай - Раил Садыйковка үзенә дә имин юллар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев