Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Имин юл – тыныч тормыш

Һәр ел са­ен июль ба­шын­да юл хәрәкәте имин­ле­ге сак­чы­ла­ры үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Бы­ел Дәү­ләт ав­то­мо­биль инс­пек­ци­я­се ое­шу­га 82 ел ту­ла.

Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, районыбыз шоферларының күбесе ЮХИДИ (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе) хезмәткәрләрен күрүгә үзалларына берәр нәрсә әйтеп куя. Янәсе, кирәкмәгәнгә туктаталар, тикшерәләр. Ә бит, чын­лык­та исә, алар ха­лык­ның тор­мыш имин­ле­ген, ке­ше го­ме­рен хә­веф-хә­тәр­ләр­дән сак­лап ка­лыр өчен ты­ры­ша. Кыш­кы бу­ран­нар­да, көз­ге җил-да­выл­да, зәм­һә­рир су­ык­лар­да да алар үз­лә­ре­нә йөк­лән­гән ва­зи­фа­ны баш­ка­ру­да. Тәү­лек­нең те­лә­сә кай­сы ва­кы­тын­да алар­ны чи­рат­тан тыш рейд­ка ча­кы­рыр­га мөм­кин­нәр. Төр­ле опе­ра­ци­я­ләр ва­кы­тын­да хез­мәт­лә­ре та­гын да күб­рәк җа­вап­лы­лык та­ләп итә. Нәкъ ме­нә алар­ның уяу­лы­гы, үҗәт­ле­ге ар­ка­сын­да күп­ме җи­на­ять­ләр, юл һә­ла­кәт­лә­ре бул­мый ка­ла. Үзләренең дә го­мер­лә­рен кур­кы­ныч ас­ты­на ку­еп, алар һө­нә­ри бу­рыч­ла­рын үти­ләр.

Ра­йон бү­лек­чә­сен бү­ген­ге көн­дә Рафил Равил улы Шәймөхәммәтов җи­тәк­ли. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәргән әңгәмәбездә ярты ел эчендә юлларда булган һәлакәтләр хакында да, аларга китергән сәбәпләр турында да сөйләшеп уздык.

– Рафил Равилевич, бәйрәм булса да, сүзне статистик мәгълүматтан башлыйк әле. Узган елгы белән чагыштырганда районыбыз юлларында иминлек торышы саннарда ничек чагыла?

– Бәйрәмне безнең өчен матур күрсәткечләр белән каршы алабыз дип әйтә алмыйм. Чөнки узган ел бу вакытта юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылар юк иде, ә быел андыйлар өчәү. Әлбәттә, моны сан дип кенә карау дөрес түгел, чөнки бер кешенең кагыйдәләрне сакламыйча, саксызлык кылуы да күпме гомерләрне өзәргә, гаиләләрне кара кайгыга салырга мөмкин. Агымдагы елның 6 аенда район юлларында барлыгы 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда 20 кеше зыян күрде. Ай саен юл һаләкәтләрен китереп чыгаручы төп факторларны да ачыклыйбыз. Мәсәлән, соңгы чорда теркәлгән һәлакәтләрнең төп сәбәпләре – тизлекне арттыру, җәяүлегә юл бирмәү, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү. Шул чор эчендә кагыйдә бозучыларга карата 2892 беркетмә төзелде. 144 административ материал судка юлланды.

– Соңгы елларда районыбызда “Тоннель” операциясе бик еш үткәрелә. Бу үз нәтиҗәләрен бирәме?

– Быелның 1 гыйнварына тупланган саннарны карасак, районыбызда барлыгы 15104 транспорт чарасын теркәлгән. Елдан-ел районыбызда техника саны арта баруны гадәти мисалда гына да күрсәтеп була, әйтик быел район Сабан туенда машиналар махсус тукталышларга гына сыймадылар.

Машиналарның көннән-көн арта баруы бездән зур игътибар сорый. Шуңа да без айга бер мәртәбә “Тоннель” операциясе үткәрәбез. Аның кайда булачагын һәлакәтләр күп килеп чыккан урыннардан чыгып билгелибез. Әлеге тикшерү чарасы ике сәгать эчендә алып барыла һәм шул вакыт аралыгында да күп кенә кагыйдә бозучылар ачыклана, мәсәлән, исерек килеш руль артына утыручылар, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр һәм башкалар. “Игътибар, балалар!” профилактика чарасын да әлеге операция белән бәйләп үткәргәлибез. Чөнки балалар иминлегенә карата булган шарт-кагыйдәләрне әти-әниләр бөтен вакытта да үтәп бетерми. Болардан тыш, “Бала – төп пассажир”, “Автобус”, “Трактор” кебек профилактик чаралар үткәрелә.

– ЮХИДИ системасында булган кыскартулар Балтачны да әйләнеп узмады. Ә шулай да бүгенге көндә сездә барлыгы күпме хезмәткәр эшли?

– Бездәге кыскарту иң мөһим бүлекчәгә кагылды. Чөнки ул инспектор юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау юнәлешендә эшләр алып бара иде. Юл һәлакәтендә кеше гомерләре өзелүнең бер сәбәбен дә шушыңа бәйләп карап була. Машиналар саны арта барган заманда инспекторлар саны кимү, ул бит әле эш тә кимү дигән сүз түгел.

Бүгенге көндә районыбыз юлларында эшли торган биш инспектор бар: (рәсемдә сулдан-уңга) Фәнил Минһаҗев, Булат Хәбибрахманов, Рафил Шәймөхәммәтов, Искәндәр Мөбарәкшин һәм Рәниф Галимбәков.

– Еш кына инспекторларның эше юл белән генә чикләнми, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә дә һәрдаим төрле чаралар үткәреп торасыз. Бу балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә китерәме?

– Чыннан да, белем һәм тәрбия бирү учакларында без еш һәм көтеп алынган кунак. Аларда үтә торган чараларга республикадан финанслау да әйбәт каралган, шунлык белән бүләкләр дә күләмле. Безнең тарафтан үткәрелүче һәртөрле ярышларны да балалар яратып кабул итә һәм шунысын да ассызыклап үтәсем килә, балалар бакчасында балага бирелгән белем аларга бик әйбәт сеңеп кала. Әти-әниләр җыелышында да мин бу хакта гел әйтә киләм. Эшләгән эшләребезнең нәтиҗәләре дә бар. Ике елга бер мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсында бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Сәгъдиева 2016 елда республика күләмендә 1нче урынны алуга иреште, ә быел бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы коллективы өченче урынга лаек булды. Ел саен 9-11 яшьлек балалар арасында үтә торган “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында да яшь юл инспекторлары сынатмый. Биредә район этабында барлык мәктәпләр дә актив катнаша һәм укучылар арасында кискен көрәш бара. Соңгы ун елда республикада да беренче унлыктан төшеп калганыбыз юк. Баштарак Балтач гимназиясе командасы лидерлар рәтендә йөрсә, хәзер Салавыч лицее командасы алдынгылыкны бирми.

– Рафил Равилевич, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегезне тыныч күңел белән каршы алырга язсын. Икенче яртыеллыктагы күрсәткечләр сезне генә түгел, һәркемне сөендерерлек булсын!

 

Рафил ШӘЙМӨХӘММӘТОВ: Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, үзебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Фәргать Шәфигуллин, Габдулла Ганиев, Васил Ибраһимов, Рәлиф Галимуллиннарга әле дә безгә – яшьләргә файдалы киңәшләре белән ярдәм итеп, булышып торганнары өчен ихлас рәхмәтләремне ирештерергә телим. Шулай ук коллективыбыздагы һәркемне дә ихластан котлап, гаиләләренә бәхет-шатлыклар, эшләрендә тынычлык һәм иминлек теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм