Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Имин юллар сезгә!

2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Әлеге көн җәмәгатьчелек һәм аерым алганда һәр кешенең игътибарын юлда аеруча уяулыкны саклап калуның мөһимлегенә юнәлтергә тиеш. Статистикага күз салсак, Россиядә ел саен 150 меңнән 200 меңгә кадәр юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Аварияләрдә 200 меңнән артык кеше җәрәхәт ала. 20 меңгә якын кеше фаҗигаләр корбаны була.

2021 елның 10 аенда юл-транспорт һәлакәтендә 251 кеше үлгән, 3618 кеше тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 389 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала үлгән, 418е җәрәхәтләнгән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның иң киң таралган очраклары булып тизлекне арттыру һәм исерек хәлдә куркынычсызлык каешын эләктермәгән килеш транспорт белән идарә итү тора.

Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләрнең күренүен тәэмин итү өчен закон нигезендә яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри йөртү таләп ителә.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү фаҗигаләрне булдырмаска һәм гомерләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип кисәтә.

Имин юллар сезгә!

Район ЮХИДИ бүлеге

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл-транспорт һәлакәте День памяти жертв в ДТП искә алу