Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Иминлек тәгәрмәче”ндә салавычлылар кабат җиңү яулады (+фоторепортаж)

20-21 апрельдә “Хыял” яшьләр үзәге һәм Балтач гимназиясендә “Иминлек тәгәрмәче” бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Районның белем бирү учаклары арасында ел саен үткәрелүче әлеге бәйгедә күп балалар үз көчләрен сынап карыйлар. Менә быел да район ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән әлеге чарада укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөртү, автошәһәрчек, медицина, тормыш иминлеге нигезләре, агитбригада кебек юнәлешләрдә сынап карадылар.

Бөтен төр ярышлардан соң иң көчле булып Салавыч күппрофильле лицей укучылары танылды, 2 урында Бөрбаш мәктәбе, 3 урында Арбор мәктәбе.

Конкурста җиңүчеләр истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Шушы бәйгедә урыннар алуга ирешкән командаларны ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе иминлек тәгәрмәче хыял яшьләр үзәге