Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Иминлек тәгәрмәче»н балалар көтеп ала

Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр

Үткән атнада «Хыял» яшьләр үзәгендә 20 команда катнашында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары өчен «Иминлек тәгәрмәче – 2022» конкурсының район йомгаклау этабы узды. Балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максаты белән үткәрелүче әлеге чараны малайлар һәм кызлар аеруча түземсезләнеп көтеп ала. Яшь инспекторлар конкурсы – бик әһәмиятле профилактика чарасы. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр.

Район ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән әлеге чарада укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөртү, автошәһәрчек, медицина, тормыш иминлеге нигезләре, агитбригада кебек юнәлешләрдә сынап карадылар. Биремнәр катлаулы иде, тирән белем генә түгел, төгәллекне, тиз фикерләүне таләп итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Салавыч күппрофильле лицей командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда – Бөрбаш һәм Арбор мәктәбе командалары.

Салавыч күппрофильле лицее яшь инспекторлары командасы исә район данын «Иминлек тәгәрмәче – 2022» конкурсының республика этабында яклаячак. Уңышлар юлдаш булсын аларга.

Рафил Шәймөхәммәтов,

район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев