Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Иномарка түбәсенә әйләнеп каплангач, пассажир кыз имгәнгән

Чит ил автомобиле зур тизлектә хәрәкәт итә һәм түбәсенә әйләнеп каплана, пассажирын хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда чит ил автомобиле зур тизлектә хәрәкәт итә һәм түбәсенә әйләнеп каплана, пассажирын хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән аңлашылганча, юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә Тынычлык проспектында булган. «КИА» автомобиленең йөртүчесе, зур тизлектә хәрәкәт итү нәтиҗәсендә идарәсен югалта. Машинаны бүлү полосасына чыгып китә һәм түбәсенә әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, автомобильнең бер ишеге каерылып чыккан.

«Авариядә чит ил автомобиленең пассажиры — 20 яшьләрдәге кыз зыян күргән. Ул башын бәргән һәм күкрәге авыртуга зарланган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», - диде агентлыкка авариянең шаһитлары.

Фото: шаһитлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Юл-транспорт һәлакәте