Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“ИНСПЕКТОР НИЧӘ БЕРКЕТМӘ ТӨЗИ АЛА?”

Юл сакчылары берьюлы 3-4 беркетмә төзергә хокуклымы?

— Күптән түгел мине юл кагыйдәсен бозган өчен инспектор туктатты. Ул тагын берничә кагыйдә бозуны (куркынычсызлык каешын такмау, баланы махсус утыргычка утыртмау) күреп, тагын берничә беркетмә төзеде. Юл сакчылары берьюлы 3-4 беркетмә төзергә хокуклымы?
 

Р.ХАНТИМЕРОВ.

Автоюрист Марат СОЛТАНОВ:
— Инспекторлар ничә кагыйдә бозуны күрсә, шулкадәр беркетмә төзи. Кисәтү генә ясарга да мөмкин. Сорау бирүче санап киткән кагыйдә бозулар салонда баручыларның куркынычсызлыгына бәйле һәм кагыйдәләрне үтәмәгән өчен соңыннан үкенергә дә туры килүе ихтимал. Әгәр инспектор туктатып, беркетмә язган икән, бәлки, штраф түләгәч, бу йөртүче каеш тагып, баласының исәнлеге өчен борчылып, махсус утыргычка утырта башлар. Штрафларны кисәтү дип кабул итәргә кирәк.

Ирек мәйданы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди