Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Инвалид» билгесе куелган урынга туктаган шоферга (инвалид булмаган) нинди җәза каралган?

Укучыбыздан сорау

Сорауга җавапны Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов бирде:

– Федераль закон нигезендә, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен, алар еш була торган объектлар янына машина кую урыннары каралган һәм анда махсус юл билгесе дә урнаштырыла. Инвалидлар өчен булган урыннарга машинасын парковкага куючы, әгәр бу социаль категориягә кермәсә, 5 мең сум күләмендә штрафка тартылачак. Әгәр ДАИ хезмәткәрләре килгәндә шофер машинада булмаса, машина эвакуатор ярдәмендә машиналар вакытлыча тора торган урынга алып кителә.

Без, шоферлардан мондый тамгалы урыннарга машиналарны куймауны, мөмкинлекләре чик-ле кешеләрне һәм аларның хокукларын хөрмәт итеп кабул итүләрен сорар идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид