Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Йөк машинасы белән автобус бәрелешкән, ун кеше зыян күргән

Өч пациентка урында ук ярдәм күрсәтелгән.

Казан-Ульяновск трассасында автобус һәм йөк машинасы бәрелешү аркасында 10 кеше зыян күргән. «Татар-информ»га бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанның Югары Ослан районында «ПАЗ» вахта автобусы йөртүчесе туктап торган Mercedes йөк автомобиленә бәрелгән. Автобус салонында 10 пассажир булган. Урынга оператив рәвештә ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килгән.

«Өч пациентка урында ук ярдәм күрсәтелгән. Имгәнүләре уртача авырлыктагы җиде кеше Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә эвакуацияләнгән. Аларның өчесе травматология бүлегенә озатылган, операция кирәк булмаган. 4 пациент белгечләр тарафыннан тикшерелгән, амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев