Иртәгә Балтачлыларны «Тоннель» көтә
28 июль көнне районыбыз юлларында янә махсус профилактик чара - «Тоннель» операциясе узачак.
ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Күпме кисәтүгә дә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, саклык каешларын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арртыручылар гел күзәтелә.
Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, 28 июль көнне районыбыз юлларында янә махсус профилактик чара - «Тоннель» операциясе узачак.
Район ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев