Иртәгә Балтачта "Тоннель"операциясе узачак
25 март көнне районыбыз юлларында махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.
ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Күпме кисәтүгә дә карамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешы такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактик-анлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, махсус профилактик чара “Язгы каникуллар” кысаларында, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән 25 март көнне янә районыбыз юлларында махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.
Район ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев