Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Исерек килеш руль артына утырма!

Статистика күрсәтүенчә, Россиядә бер елда гына да 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенә очрап, бакый дөньяга күчә.

Көндәлек тормышта бу турыда уйлап та карамыйбыз. Тик шунысын онытмыйк: юлларны имин итү — үзебезнең кулларда! Шунысы аяныч — бер кешенең җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян күрә. Кызканычка каршы, спиртлы эчемлек кулланып та руль артына утыручы шоферлар да очрап тора. Районныбыз юлларында унбер айда 93 шундый шоферга беркетмә төзелде. Штрафларның зур булуы да, юлларда машиналарның күп булуы да руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырганчы уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш, ләбаса.

Зур игътибар сорый торган кагыйдә бозулар: машина йөртү таныклыгы булмыйча яки аннан мәхрүм ителеп тә руль артына утыручылар, каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозучылар, хәрәкәттә җәяүлеләргә яисә юл хәрәкәтендә хәрәкәт өстенлегеннән файдаланучы башка катнашучыларга өстенлек бирмәүчеләр, иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләр, балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрүчеләр һәм юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр.

Шушындый юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан, ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән, ноябрь аенда булган рейдлар нәтиҗәсендә 70 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде, шуларның берсе — спиртлы эчемлекләр эчеп транспорт белән идарә иткән өчен, 17се — куркынычсызлык каешын такмаучылар, өчесе — җәяүлегә, икесе — баланы креслосыз йөртүчегә, 13е — укып булмый торган номерлы машина белән идарә итүче. Бер машина махсус саклау урынына куелды.

Юл хәрәкәтендә катнашучының төп бурычы — кагыйдәләрне үтәү бит югыйсә. Һәрберебез дә игътибарлы булсак кына һәлакәткә юлыкмабыз, исән-сау булырбыз. Барыбызга да имин юллар насыйп булсын!

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда