Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Исерек килеш транспорт йөртүчеләрне 4 елга утыртачаклар

Исерек килеш машина яки башка төр транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ике яңалык көтә.

Эчкән килеш руль артында кабаттан эләгүчеләрне дүрт елга төрмәгә утыртырга тәкдим итәләр. Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы башны томаландыра торган дару тәэсирен исереклеккә исәпләү яклы.

Әле руль артына икенчегә исерек килеш утырган кешегә 200-300 мең сум штраф, 480 сәгать мотлак эшләр яисә төрмәгә ябылу яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр каралган.

Хәзер бу адәм актыкларын дүрт елга хөкем итәргә, диләр. Штраф күләме 500 мең сумга каләр арта ала.

Шулай ук “Димедрол” кебек дару тәэсирендә машина йөртүчеләргә дә җәзаның катысы эләгәчәк, дип яза "Кызыл Таң" басмасы.

Фото: ТАСС мәгълүмат агентлыгыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер