Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Исерек шоферларны газетада исем-фамилиясе белән күрсәтегез!»

Татарстан Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булып узды.

Утырышта ТР Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин 2022 елда республикада булган җитди юл-транспорт һәлакәтләренә һәм аларның сәбәпләренә тулы анализ ясады. Шуны да искәртеп узасы килә, 2022 елда районыбызда юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше һәлак булды, бу 2021 ел белән чагыштырганда ике кешегә күбрәк дигән сүз.

Чара барышында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Без һәр иртәне юллардагы хәлләрне сөйләшүдән башлыйбыз. 30-31 гыйнвар көннәрендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 кеше һәлак булды», дип җыелышта сөйләшә торган мәсьәләләрнең мөһимлегенә басым ясады.

Чарада чыгыш ясаган ТР Фән һәм мәгариф министры Илсур Хадиуллин балаларның тормышын саклап калуда яктылык кайтаручы элементларның мөһим роль уйнавын ассызыклады һәм бу юнәлештә әти-әниләрнең дә, укытучыларның да игътибарын тагын да арттыруны сорады. Министр укучыларга кызыклы һәм файдалы булган сайтлар белән дә таныштырып, «Дневник безопасности школьника» проектын, www.sakla.ru интернет-порталын һәм «Я – школьник» суперсервисын атап үтте.

Утырышка йомгак ясап, республика рәисе аварияләрнең дүрттән бер өлешенең каршы як полосага чыгу белән бәйле булуын искәртеп, мондый төр кагыйдә бозуларга каршы яңа төр профилактика чаралары куллану кирәклеген ассызыклап, Краснодар өлкәсе тәҗрибәсенә игътибар бирүне сорады. Анда беспилотникларда урнашкан «Тайфун» фото һәм видео күзәтү камералары ярдәмендә кагыйдә бозуларга каршы көрәшәләр. Шоферларның алкоголь кулланган килеш тә руль артына утыруын исәпкә алып, андыйларны массакүләм мәгълүмат чараларында исем-фамилияләре белән язарга кирәк, диде.

Республика рәисенең сүзләрен хуплап, район башлыгы Рамил Нотфуллин безнең бурыч – бәхетсезлек һәм үлем очракларын булдырмау, шуңа да юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү эшендә бергәләп эшләү сорала, дип максат һәм бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер