Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Исереккә диңгез тубыктан»

Бу сүзләр юктан гына барлыкка килмәгән.

Республика, район күләмендә исерек шоферларга карата көрәш никадәр генә көчле булмасын, нинди генә катгый җәзалар кертелмәсен, алкоголь кулланып руль артына утыручы шоферлар саны гына кимеми. Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсеннән 22 апрельгә алынган саннардан күренгәнчә, быелның шушы чорына алкоголь кулланган 24 шофер тотылган, ни гаҗәп, шуларның бишесе хатын-кызлар. 24 шофер арасында кабаттан «эләккән» алты шофер да бар. Кабаттан эләгү, ягъни 264 маддә буенча төзелгән беркетмәләргә ачыклык кертеп үтәсе килә. Мондый беркетмә әгәр шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән чорда яки моңарчы спиртлы эчемлек кулланган өчен таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып, аны яңадан алып, бер ел үткәнчегә кадәр кабаттан алкогольле эчемлек кулланып эләккәннәргә төзелә.

Алкоголь кулланып машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителгән райондашлар өчен шуны да җиткерәсе килә, алар спиртлы эчемлек эчеп тотылганнан соң, машина белән генә түгел, трактор белән дә идарә итә алмыйлар, шуңа да трактор йөртү танык-лыкларын да дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсенә алып килеп тапшырырга тиешләр. Бу таләп үтәлмәгән очракта, аларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән билгеле бер вакыты башланмыйча тора. Әгәр инде трактор йөртү таныклыгы юк икән, бу очракта дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахмановтан белешмә алып килергә тиеш була.

Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә шофер берүк тырмага ике тапкыр басып, кабаттан исерек килеш тотыла икән, бу очракта инде аның автомобиле конфискацияләнә һәм дәүләт файдасына тапшырыла. Бүгенге көндә районыбызда инде андый очраклар да бар.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шоферлар