Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«ЮХИДИ хезмәткәрләре кайда икән?»

Ватсап төркемнәремдә анда-монда булган юл-транспорт һәлакәтләрен дә җибәреп торалар.

Ватсапта ЮХИДИ хезмәткәрләренең, участок вәкилләренең кайда эшләүләрен һәрдаим яктыртып тора торган төркемнәр күп. Алар ЮХИДИ хезмәткәрләре эшенә нинди йогынты ясый?

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшинҗьавап бирә.

— Бер яктан ул ватсап төркемнәре машина йөртүчеләргә мәгълүмат биреп торса, икенче яктан безнең эштә дә ярдәм итә ул, чөнки без аның һәрберсендә бар. Аларда бит ЮХИДИ хезмәткәрләре кайда микән, дигән типтагы сорауларны биреп торалар. Без шулар аша ул кешене эзләп табып, кирәкле җиргә барып, аларны «эләктерәбез». Узган ел шундый хәбәрне белешкән ике шофер «эләкте», аларның икесе дә алкоголь кулланган иде. Без аларның кайда торганын белеп, капка төпләренә барып басабыз һәм алар үзләре үк «капкынга эләгә». 

Шулай ук ул төркемнәргә анда-монда булган юл-транспорт һәлакәтләрен дә җибәреп торалар. Кайбер очракларда алар буенча безне чакыртмаган булалар, ә ни өчен чакыртмыйлар, чөнки шофер салдым була. Алар буенча да чыгабыз һәм кагыйдә бозучыга тиешенчә беркетмә төзибез.

Быел гына да шундый очрак булды: Балтач-Әтнә юлында безнең район территориясендә эшләүчеләр лыгыр исерек килеш бәрелгән иделәр. СМС хәбәр аша бу аварияне күреп алып, экипаж шул урынга барды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди Искәндәр Мөбарәкшин