Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Июнь аеның 21 көнендә генә дә республика юлларында 22 кеше һәлак булган

ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән вариантта эшли башлый.

Юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны арту сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә.

Быел июнь аеның 21 көнендә генә дә республика юлларында 22 кеше һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре - каршы хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын бозу, җәяүлене бәрдерү, идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә итү.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аварияләрне киметү максатыннан республиканың автомобиль юлларында постлар көчәйтеләчәк, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешларын такмау кебек авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймауга аерым игътибар биреләчәк, шулай ук өстәмә профилактик чаралар үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп юхиди