Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кабаттан исерек килеш руль артына утыручыларга нинди җәзалар каралган?

Узган ел бер райондашыбызга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарылды суд тарафыннан.

Кабаттан исерек килеш руль артына утыручыларга нинди җәзалар каралган?

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин җавап бирә.

— Транспорт белән идарә итүдән суд карары нигезендә мәхрүм ителеп тә, кабаттан автомобиль я башка техника чарасы белән алкоголь кулланган килеш идарә иткән очракта, административ Кодекста каралган җаваплылык кына түгел, ә җинаять Кодексының 264 маддәсенең 1 өлеше нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Бу маддә буенча 300 мең сумга кадәр штраф салырга, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнергә, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Узган ел бер райондашыбызга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарылды суд тарафыннан. Әгәр инде яңадан исерек килеш транспорт белән идарә итеп тотылса, ул очракта инде шартлы срок реальгә әйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди Искәндәр Мөбарәкшин