Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кагыйдәләрне белик һәм саклыйк

Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә ЮХИДИ инспекторлары атна саен рейдлар оештыра.

Ә юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу, бигрәк тә каршы як полосага чыгу, тизлек арттыру, исерек килеш руль артына утыру, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүчеләр.

Оештырылган рейд нәтиҗәсендә 23 тәртип бозучы шоферга беркетмә төзелде. Шуларның 1се спитрлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче, 1се правасы үзе белән булмаган килеш идарә итүче, 11е куркынычсызлык каешын такмаучы, 2се транспорт чарасын иминиятләштермәгән килеш идарә итүче, 4се номеры пычрак машина белән идарә итүче, 2се светофорның тыю сигналы янганда стоп-сызык алдында туктау турында таләпләрне үтәмәүче. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларны саклау һәрбер кешенең бурычы! Юлларда имин йөрү, кеше тормышын саклап калу иң беренче чиратта үзебездэн тора, шуны онытмыйк!

Балтач районы ЮХИДИ идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250