Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кагыйдә бозу гомерләрне өзә, онытма шуны, шофер!

Шунысы аяныч – бер кешенең җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян күрә.

Статистика күрсәтүенчә, Россиядә бер елда гына да 26 меңнән артык кеше юл һәлакәтенә очрап, бакый дөньяга күчә. Көндәлек тормышта бу турыда уйлап та карамыйбыз. Тик шунысын онытмыйк: юлларны имин итү – үзебезнең кулларда! Шунысы аяныч – бер кешенең җавапсызлыгы аркасында башкалар да зыян күрә. Кызканычка каршы, спиртлы эчемлек кулланып та руль артына утыручы шоферлар очрап тора. Районныбыз юлларында гыйнвар аенда гына да 10 шундый шоферга беркетмә төзелде. Штрафларның зур булуы да, юлларда кыйммәтле машиналарның күп булуы да рульгә спиртлы эчемлек кулланып утырганчы уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш, ләбаса. Зур игътибар сорый торган кагыйдә бозулар – машина йөртү таныклыгы булмыйча яки аннан мәхрүм ителеп тә руль артына утыручылар, каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозучылар, хәрәкәттә җәяүлеләргә яисә юл хәрәкәтендә хәрәкәт өстенлегеннән файдаланучы башка катнашучыларга өстенлек бирмәүчеләр, иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләр, балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрүчеләр һәм юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр. Шушындый юл кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан ЮХИДИ һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен рейдлар оештыра. Мәсәлән, 3 февраль көнне булган рейд нәтиҗәсендә 26 юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде, шуларның 15е тизлек арттырган өчен. Юл хәрәкәтендә катнашучының төп бурычы – кагыйдәләрне үтәү бит югыйсә. Һәрберебез дә игътибарлы булсак кына һәлакәткә юлыкмабыз, исән-сау булырбыз. Барыбызга да имин юллар насыйп булсын!


Район ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп