Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Каникул чоры, икеләтә игътибарлы булу кирәк

Балаларның кышкы каникуллары башланып китте

Җир акка күмелгән көндә бер баланың да өйдә утырасы килми. Балалар шугалакка тимераякта, чаңгы трассасына чаңгыда шуарга бармыйча калмый. Әлбәттә, инде алар юл аркылы чыгарга мәҗбүр булалар. Төрле юл һәлакәтләренә дучар булмасыннар өчен балаларыбызга кат-кат юл кагыйдәләрен исләренә төшереп торсак та, артык булмас. Ә инде җиде яше тулмаган баланы үзен генә урамга чыгару бөтенләй дә ярамый. Чана шуар өчен тауларны машина юлыннан ераграк җирдә ясавыбыз хәерле.

Кичләрен караңгы бик тиз төшә. Баларыбызның саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру аларның гомерен саклап калу өчен бик тә кирәк. Караңгы вакытта шоферга кара киемле дә булса, җәяүлене күрүе кыенлаша, ә яктылык кайтарткычлар күрү аралыгын 3 тапкырга кадәр арттыралар. Яктылык кайтарткычларны җәяүлеләрнең барысы тагып йөрсә дә артык булмас, чөнки статистика буенча җәяүлене бәрдергән аварияләрдә күбесе караңгы вакытта җәяүлене күрмәү сәбәпле килеп чыга.

Хөрмәле әти-әтиләр, иң зур байлыгыбыз – балаларыбызга игътибарлы булыйк! Беребезгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын! Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез, имин булсын!!!

Лилия Һадиева

Балтач юл хәрәкәте инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы каникул