Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кар машинасына да права кирәк

Соңгы елларда районда моторлы кар чаналары күп күренә башлады. Аларны еш кына торак пунктларда йөргәнен дә күрергә мөмкин. Олы юл буенча да хәрәкәт итәләр. Тротуардан тыныч кына атлап барган чагында да яныңнан ук выжлап узып китәргә күп сорамыйлар.

Араларында права алу яше җитмәгәннәре дә бар. Бу хакта дәүләт техника күзәтчелегенең («Гостехнадзор») район бүлеге җитәкчесе Рифгать Фәхретдинов белән сөйләштек.

- Хәзер әлеге төр транспортта правасыз, номерсыз да йөреп буламы?
- Мондый чаналарда документсыз йөрү тыела. Таныклыгында «А» категориясе булган трактор, машина йөртүчеләр кар чаналарына да (автомобильләренә дип тә укы) утыра ала. Юк икән, укып таныклык алырга кирәк. Аннан машинаңны безнең бүлектә исәпкә бастыру мәҗбүри. Тиешле дәүләт номерын бирәбез. Техник карау үткәрәбез. Болар өчен нибары 3мең сум түләргә туры киләчәк. Техник карау гына үткәрәсе булса - 400 сум.

- Хәзер сездә ничә данә кар техникасы исәптә тора?
- Чагыштырып карау өчен, бүгенге көндә республикада 4300 кар чанасы теркәлгән Бу һәр районга 100 данә туры килә дигән сүз. Без дә исәптә нибары 8 берәмлек. Ә чынлап санасаң, алар Балтачта, Нормада гына да ике дистәләп булырга тиеш. Районның башка авыллардагысын да кушсаң, шактыйга җыела. Һәм аларда күбрәк моңа хокукы булмаган яшь малайлар йөри. Кар астында нәрсә булмаска мөмкин. Шуңа килеп төртелеп, мәңге төзәлмәслек аяныч хәлләр килеп чыкса, әти-әниләренә, туганнарына күпме кайгы. Шуңа күрә мондый техника алып биргәнче, барысын да кат-кат уйларга кирәк. Йөртү хокукы таныклыгы булмаган, техник карау үткәрелмәгән кар автомобильләрендә йөрү катгый тыела.

- Ә йөргән очракта берәр төрле җәза бармы соң?
- Нәкъ юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә. «Гостехнадзор»да исәпкә алынмаган техника белән йөрсәң, 5000 сумга кадәр штраф салына, машинаң алып китеп ябыла. Техника йөртүгә хокукың булмаса штраф - 5000 сум. Икесе дә: кар автомобилеңдә дәүләт номеры, үзеңдә машина йөртүгә хокук таныклыгы юк икән 10000 сум штраф салыначак.

- Мондый төр техника да үзе бер проблемага әйләнеп бара икән.
- Әйе шул. Башка төбәкләрдә аның белән фаҗигаләр дә булды. Чөнки мондый чаналарга куәтле двигательләр куелган. Иң арзанлылары да 60-80 километрга кадәр тизлектә чаба. Тизлекне 120 километрдан арттыра алганнары да бар. Чын машина инде. Шуңа күрә республикада декабрьдә «Кар автомобиле» (Снегоход») айлыгы игълан ителде.

- Айлык кысаларында нинди чаралар каралган һәм ул кемнәр катнашында үтәчәк?
- Экология һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, аучылык оешмасы вәкилләре белән бергәләп рейдлар үткәрәчәкбез. Кар чанасы диеп кенә йөрергә ярамый. Аңа да тәртип бар, закон бар.

Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина.
Фото: http://buran-world.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250