Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кайтаваз: "Әле ярый исән калганнар..."

Эчкән килеш рульгә утырган ир-атның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Шул килеш Казанга юл тот әле син...

27 июль төнендә, сәгать 2 тулып 10 минутта, Балтач чигендә (Казан-Малмыж трассасы), җиденче маркалы “Жигули” машинасы каршы як полосага чыгып әйләнә. “Җиңелчә генә капкан” шофер машинасы белән идарә итеп бетерә алмый. Салонда бүтәннәр дә була. Кешеләре исән, машинага зур зыян килгән.

Эчкән килеш рульгә утырган ир-атның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Шул килеш Казанга юл тот әле син... Мәнсезлеге аркасында кеше гомерләрен дә өзәргә мөмкин иде бит ул.

Исерек килеш руль артына утыру, район җирлегендә, ел башыннан алып бу өченче очрак инде. Район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов шуңа да бик ачулы:

– Эчү генә мени әле, машина йөртү таныклыклры да юк хәтта. Ике очракта да яшьләр. Әнә ул жигули шоферы 89нчы елгы егет, таныклыктан мәхрүм ителгән кеше. Аңа руль артына бөтенләй дә утырырга ярамый. Өйдәгеләре, якыннары ни карый, нишләп контролҗгә алмыйлар... Игътибарлырак булсыннар иде инде, харап булалар бит.

Урта Көшкәт янында капланган машина да яшьләр белән тулы булган, йөртүчесе шулай ук “капкан”, өстәвенә правасыз килеш. Күрше районнан кадәр килгәннәр бит әле... Алда сүз ни турыда барганлыгын "Хезмәт" газетасыннан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп