Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казахстанга ярышка баручы яшь спортчылар авариягә очраган

Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган микроавтобус һәлакәткә очрый.

Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә.
Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Балаларның Казахстанга бадминтон буенча җыеннарга барышы булган.
Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт йөк машинасының куркынычсыз тизлекне сакламау аркасында килеп чыккан.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250