Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Казан – Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр

Коркачы бистәсе районындагы һәлакәтле юл - юл-патруль хезмәте инспекторларының ныклы күзәтүендә.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Регина Шәфиева). Казан – Арча юлында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны аэростаттан күзәтәләр. Анда дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейды уза.

Аэростат Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән. Камераның күзәтү радиусы өч километр чамасы, бер генә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы да күз уңыннан читтә калмачак, дип белдерәләр.

Бүген тиешсез урында обгонга чыгучылар аеруча игътибарга алыначак.

“Казан – Арча юлы аеруча куркыныч юл участогы, монда юл-транспорт һәлакәте еш булып тора”, - дип белдерә Татарстан Росгвардиясенең авиация идарә технигы Дамир Гомәров.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре аэростат ярдәмендә Казан – Оренбург юлының кыен өлешен контрольдә тоткан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аэростат